erid:2VtzquqpS7d
Арчада мәктәпләр ярминкәсе бара
Арча яңалыклары

Арчада мәктәпләр ярминкәсе бара

Халык аны көтеп ала

Арчада бүген мәктәпләр ярминкәсе бара. Яшелчә, җиләк-җимеш - ни генә юк. Лесхоз мәктәбе елдагыча дару үләннәре алып килгән. Алар янында чират тезелгән. Курса Почмак мәктәбе ноктасында беренче булып үрелгән суганга күз төште. 100 төп үре куйдык. диләр. Арчаның 7 нче мәктәбе 80нән артык төрдә әйберне сатуга чыгарган. "Без бу ярминкәне көтеп алабыз"- ди сатып алучылар. "Халык соравы буенча аны стадионда түгел, "Эссен" кибете янында үткәрәбез",-диде мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәммәдияров.


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев