erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада Нәүрүз бәйрәме узды

Арча стадионында бәйрәм кунакларын җыр-бию, кайнар чәй, бәйрәм коймагы көтә иде.

Бүген Арча стадионында Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үттеләр. Элек-электән килгән кышны озату, язны каршы алу бәйрәме җыр, бию, театраль күренешләр белән үрелеп барды.

Стадиондагы йортларда исә балалар өчен  күңелле уеннар оештырылды, мастер-класслар эшләп торды. Арча Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре укучыларны төрле уеннар белән сөендерсә, икенче йортта “Казан-арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре балалар белән бергә чәчәкләр ясады.

Балалар өчен бәйрәм төрле күңелле уеннарга гына түгел, ә баллы тәм-томнарга һәм бүләкләргә дә бай булды. Алар рәхәтләнеп биеде, җырлады, уйнап күңел ачты. 

Шунда ук кайнар чәй, бәйрәм коймагы белән дә сыйландылар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бәйрәм хуҗасы Нәүрүзбикә, дөньяларыбыз, илләребезгә тынычлык теләп, яз бәйрәме беән котлады һәм матур җыр бүләк итте.

 

Нәүрүз фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата. Ул бик борынгыдан килгән бәйрәм – Яңа елны каршылау бәйрәме булган. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килгән. Шулай ук бу бәйрәм безнең төбәкләрдә, язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала.

ХIХ гасырдан калган мәгълүматларга караганда, Нәүрүз атна-ун көнгә сузылган. Ул көннәрне йорттан-йортка кереп “нәүрүз әйтеп” йөрү гадәте булган. Нәүрүз такмагын әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X