erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада оператив штаб утырышы узды

Анда яңа шартларда районда тиешле таләпләрне үтәү мәсьәләләре каралды.

Оператив штаб утырышын район башлыгы Илшат Нуриев алып барды.

Баш табиб Тәлгать Баһаветдинов түбәндәге саннарны җиткерде:

11 майга барысы 58 кешедә коронавирус табылган ; 4 кеше тазарган. 29 райондашыбыз хастаханәдә,калганнары өйдә дәвалана.Авырулар белән контактта булган 73 кеше күзәтү астында.

"Медицина учреждениеләре саклану чаралары белән тәэмин ителгән. Ковид белән эшләгән өчен федераль акчалар кайтты",-диде баш табиб.

Бүгенге көндә педиатрлар  бакчага баручы балаларга медицина күзәтүе уздыралар. Барысы 1322 баланы тикшерергә кирәк. Бу берничә көнгә сузылачак. Көнгә 465 бала карала.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова Татарстан Хөкүмәте карарына 10 майда кертелгән үзгәрешләр белән таныштырды.

Хәзер 400кв.м га кадәрле сәүдә нокталарына да эшләргә рөхсәт ителә. Әмма анда клиентлар фәкать маска һәм перчатка белән керергә тиеш. Бу таләп барлык җәмәгать урыннарына да кагыла. Шулай ук урамда да маскадан булу мәҗбүри хәзер.

Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Марат Сабиров белдергәнчә, районда Казаннан , аппараттан кайткан полиция хезмәткәрләре кизү тора. Алар махсус режим таләпләрен үтәмәүчеләргә кырыс чаралар күрәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X