erid:2VtzquqpS7d
Арчада Сабантуй гөрли
Арча яңалыклары

Арчада Сабантуй гөрли

Арчабызда милли бәйрәмебез бик күңелле рухта бара.

Арча стадионында Сабантуй бәйрәме гөрләп бара.

Мәйданда олысы да, кечесе дә төрле уеннарда катнаша. 

 Җырчылар үзләренең матур җырлары белән килгән кунакларны сөендерә. Алып баручы Фәнил Вәккасов бәйрәмне күтәренке рухта күңелле итеп алып бара. 

Халык уеннары белән беррәттән Сабантуй күрке - балалар арасында көрәш башланып китте.

Бәйрәм белән, арчалар! Күңелле яллар сезгә!

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев