erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада социаль ипотека буенча фатир ачкычлары тапшырылды

Районыбызның 75 гаиләсе фатирлы булды.

Бүген, 7 октябрь көнне Арчаның  Бакый Урманчы һәм Максим Горький урамнарында тантаналы рәвештә 5әр этажлы ике йорт ачылды. Барлыгы 75 гаиләгә фатир ачкычлары тапшырылды. Тантаналы чарада район башлыгы Илшат Нуриев, Дәүләт торак фонды башкарма директоры урынбасары Булат Гыйльманов, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин катнашты. Һәркайсы фатирлы булган гаиләләрне котлап, бәхетле киләчәк теләде. 

"Ел саен йорт тапшыру безнең матур традициягә әйләнеп бара. Көннән-көн тормышыбыз матурая. Районыбыз республика программаларының 37сендә катнашып бара. Социаль ипотека программасы буенча тагын ике йорт салырга планнаштырабыз. Шулай ук сәүдә йорты һәм спорткомплекс салу да каралган,"- диде чыгышында район башлыгы. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ачкычлар тапшырганнан соң, ал тасма киселде һәм хуҗалар үз фатирларына уздылар. Якты, зур, иркен фатирларга һәркем куанычын һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X