erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр артачак

Арчабызда тагын ике спорт корылмасы төзеләчәк.

Бүген мини футбол турнирын ачу тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев шулай дип белдерде. Аның берсе "Төньяк" микраройонында, ә икенчесе тимер юлның теге ягында төзелер дип көтелә. 

- Яшьләребезгә ел дәвамында спорт,шул исәптән мини футбол белән дә,шөгыльләнергә мөмкинлекләр артачак,-диде ул һәм ярышта катнашучыларга уңышлар теләде.

Турнирда катнашучыларны шулай ук үзәк район хастаханәсе баш табибы Рифат Идрисов та сәламләде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

- Кеше сәламәтлегенең бары 15 проценты гына медицинага бәйле, калганы кешенең нинди тормыш рәвеше алып барудан тора. Тиздән, 7 апрельдә, киң җәмәгатьчелек "Сәламәтлек көнен" билгеләп үтәчәк. Бүгенге турнир районда сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауда да зур әһәмияткә ия,- диде баш табиб һәм киләчәктә дә яшьләрне спорт белән дус булырга чакырды.

Район башлыгы призына үткәрелүче әлеге турнирда барысы 10 команда катнаша. Уеннар бүген "Арча" спорткомплексында (бассейн) көне буе барачак, карарга килегез. 

Нәтиҗәләре белән соңрак таныштырырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X