erid:2VtzquqpS7d
Арчада яңа елның беренче сабые туды!
Арча яңалыклары

Арчада яңа елның беренче сабые туды!

Кыз бала бүген, 2 гыйнварда, иртәнге 5 сәгатьтә тәүге тапкыр аваз салды.

2021 елда Арчада беренче сабый булып кыз бала туды, дип хәбәр итә Арча гражданлык хәлләрен теркәү бүлеге Instagram битләрендә. Сабый 2 гыйнвар иртәсендә, 5 сәгатьтә Арча район хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә туган. Ул Айнур һәм Алисә Яковлевларның икенче  баласы. 

Яковлевларны чын күңелдән әлеге сөенечле вакыйга белән котлыйбыз. Бәхетле, тәүфыйклы бала булып, әти-әни тигезлегендә үссен сабый!

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев