erid:2VtzquqpS7d
Арчада яңа коронавирус очрагы ачыкланган
Арча яңалыклары

Арчада яңа коронавирус очрагы ачыкланган

Узган тәүлектә Татарстанда COVID-19ның 85 яңа очрагы ачыкланган.

Шуның 1се - безнең районда.

2 очрак - читтән кертелгән, 83е - контактлы. 31 кеше хастаханәдә, 54 кеше өйдә дәвалана. Иң күп авыручылар саны 30дан 70 яшькә кадәрге кешеләр арасында күзәтелә - 30-50 яшь аралыгында - 22, 50-60 яшь - 19, 60-70 яшь - 27 авыручы. 

Иң күп авыру  очрагы Казанда ачыкланган - 34 кеше. 

Барлыгы 2 гыйнварга Татарстанда 13460 авыру очрагы теркәлгән. Барлык чорга 10758 кеше дәваланган, шуның 20се - узган тәүлектә. 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев