Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Арчада язучы М.Мәһдиевны искә алдылар

    Бүген Арчада Казан арты музеенда язучы М.Мәһдиевны искә алу кичәсе булды.

    Казаннан кызы Гәүһәр ханым һәм якташыбыз Вакыйф Нуриев кайтты. М.Мәһдиев исән булса, 91 яшь тулган булыр иде.

    - Әти миңа татар телен, туган авылын калдырды, - дип сөйләде Гәүһәр ханым.- Шулар мине рухландыра. 

    Арча педучищесын тәмамлагач, Мөхәммәт Мәхдиев Казанбаш мәктәбендә эшли. Очрашуга Казанбаш мәктәбеннән дә килгән иделәр. Мәктәп укучылары сәхнә күренеше дә уйнап күрсәттеләр. Кичә "Без 41 ел балалары" повесте белән үрелеп барды. Кичәне музей хезмәткәре Гөлүсә Хаҗиева алып барды.

    Реклама

    Арча педагогика көллияте укытучысы Фәридә Гайфуллина язучының публицистик эшчәнлегенә багышлап китап чыгарган. Ул үзеннң укытучысы Мөхәммәт аганы зыялы, белемле галим дип сөйләде.

    Тулырак итеп шазетада язарбыз.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: