erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчалар күренекле якташлары белән очрашты

30 апрель көнне Арча үзәк китапханәсенең Виртуаль концерт залында язучы, журналист, тәрҗемәче, “Авырмас өчен 101 киңәш” газетасы мөхәррир урынбасары, якташыбыз Симетбаш авылы кызы Мөнирә Габдрахман кызы Сафина белән очрашу узды.


Мөнирә ханым китап укучыларга “Яратам дип әйтә алмадым”, “Ай сылуы” китаплары аша таныш. Гыйбрәтле һәм аянычлы вакыйгалар, хатын-кыз язмышы һәм мәхәббәт, иманлы булу, әхлак һәм тәрбия турында язылган тормышчан хикәяләре “Адашкан ат”, “Әнигә юл” повесте, “Сөрмәле күз, “Җаннар яратканда”, “Ташлама мине” “Әйтер сүзем калган” “Бер дога” һ.б. исемле хикәяләре дә социаль челтәрләрдә, газета-журналларда бик яратып укыла. 
Очрашу Яңа Кишет, Кышкар авылы китапханәчеләре Йосыпова Надия, Ибраһимова Гөлнара башкаруында театраль чыгышы белән башланып китте. Алар үзләренең чыгышында Мөнирә ханымның иҗатын, тормыш юлын ачып бирде. Мингазова Гөлназ башкаруында “Яратам дип әйтә алмадым” хикәясеннән өзек укылды. Симетбаш авылыннан Гүзәл Гарипова сөйләгән “Җәннәт аналарның аяк астында” монологы үзәкләргә үтеп, тамашачыны елатты. “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы Халидә Вафина, күп еллар мәдәният өлкәсендә сәнгать җитәкчесе булып эшләгән Габдрахманов Равил абый үзләренең изге теләкләрен юллады. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Расих Галимҗанов матур җырын бүләк итте. 
Очрашу барышында тамашачы үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Киләчәктә тагын бер китап чыгару теләге барлыгын белдерде. Кичә бик җанлы һәм күңелләргә үтеп керерлек, истәлекле, онытылмас булды.
 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X