erid:2VtzquqpS7d
Арчалар Путинны каршы алды
Арча яңалыклары

Арчалар Путинны каршы алды

Сабантуйда катнашты.

 

з
      2000 елның 23 июнендә Россия Президенты Владимир Путин Казан шәһәре Сабантуенда катнашкан иде. Ул вакыттагы Арча районы хакимияте башлыгы Илһам Сабиров җитәкчелегендә Татарстан һәм Башкортстан республикасы Президентларын һәм башка кунакларны Дәрвишләр бистәсендәге каенлыкта олы хөрмәт күрсәтеп  каршы алдылар. Районыбызның мәдәният хезмәткәрләре, Арча педагогия  көллияте студентлары илебез җитәкчесенә  үз осталыкларын күрсәттеләр. Мин үзем дә бу тарихи вакыйгада катнашучы буларак зур горурлык хисләре белән ул көннәрне искә алам һәм музеебызда саклана торган фотоларны тәкъдим итәм. Иртәгә Казанда Сабантуй бәйрәме күңелле үтсен!
                                             Шәфигулла  Гарипов 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев