erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчаларны 3 сентябрьдә "Җиңү диктанты" язарга чакыралар

Ул Арчаның 5нче гимназиясендә узачак.

 2022 елның 3 сентябрендә «Бердәм Россия» партиясенең «Тарихи хәтер» федераль партия проекты кысаларында Татарстан республикасының барлык шәһәрләрендә һәм муниципаль районнарында Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына «Җиңү диктанты» дигән халыкара тарихи диктант узачак.

«Җиңү Диктанты»нда катнашу – ул Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәреңне тикшерү, үз Ватаның тарихына тагын бер кат күз салу.

Диктант биреме 25 сораудан торган тестны үз эченә ала, аңа катнашучы 45 минут эчендә җавап бирергә тиеш.

Акциядә онлайн форматта да, шулай ук, диктант уздыру мәйданчыкларында да катнашырга мөмкин. Диктантта онлайн-режимда диктантпобеды.рф (https://диктантпобеды.рф/) сайтында катнашырга мөмкин. Онлайн-диктант 3 сентябрьдә 14 сәгатьтә башлана.

«Җиңү диктанты» акциясендә катнашырга теләүчеләр диктантпобеды.рф  (https://диктантпобеды.рф/) сайтында теркәлү узарга тиеш. Бөтен төрле форматта катнашучыларга да алдан теркәлү мөһим.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мәйданчыкларда диктант язу өчен теркәлгән вакытта үз шәһәрегездәге уңайлы мәйданчыкны сайларга кирәк. Тест нәтиҗәләре 2022 ел ахырында билгеле булачак.

Акциядә онлайн катнашу өчен теркәлүне алдан яки 3 сентябрьдә узарга мөмкин. Диктантны онлайн режимда язган очракта нәтиҗәләр шул ук көнне шәхси кабинетта билгеле булачак.

Катнашучыларны теркәү 2022 елның 3 сентябренә 14 сәгатькә кадәр дәвам итә. 

Арча районында “Җиңү диктанты” Арчаның 5нче гимназиясе базасында оештырыла. Адресы: Зур урам, 77 йорт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X