erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчаның 1 нче балалар бакчасы чәчәк күргәзмәсендә катнашты

Арчаның 1 нче балалар бакчасында тәрбиячеләр балаларны кечкенәдән яхшылык, матурлык, әдәплелек үрнәгендә генә түгел, хезмәтне яратырга, киләчәктә һөнәрләр үзләштерергә өндәп, һөнәр кешенең гомерлек юлдашы икәнлеген мисалларда күрсәтеп тә тәрбияли. Әйтик, кул эшләнмәләре сәгатьләрендәге шөгыльләр — шуның ачык мисалы.

 

 

Бакча тәрбиячеләре һәм балалар район күләмендә WorldSkills эшче һөнәрләр чемпионаты кысаларында узган Baby Skills проекты ярышларыннан да читтә калмады. Ә күптән түгел, Казанда дөньякүләм чемпионат барган көннәрдә,  тәрбиячеләр һәм балалар Арчада узган чәчәк күргәзмәсендә катнашып, үзләренең сәләтен күрсәтте. Киемнәре аша алар һөнәр елын чәчәк костюмында чагылдырырга тырышты. Ландыш Равил кызы образы чәчәк үстерүче һөнәрен чагылдырса, Энҗе Харис кызының аллы-гөлле чәчәкләрдән торган костюмында гөрләп чәчәк атучы Татарстаныбызның флагы чагылыш тапкан. Әлеге көостюмнарның күп өлешен тәрбиячеләр төркемнәрдәге шөгыльләр вакытында балаларга аңлатып, күрсәтеп әзерләде. Үзләре белән күргәзмәгә төркемнәрендә тәрбияләнүче нәни кызчыклар–чәчәкләрен дә алып чыкканнар иде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бакчабызда тырыш, сәләтле тәрбиячеләр эшләве горурлык. Киләчәктә илебезгә лаеклы эшче һөнәрләр үзләштерәчәк балалар тәрбияләүдә безнең бакчаның да өлеше булмый калмас дип ышанабыз.

Гөлнара Зиннәтова, Ольга Шәрипова, Арчаның 1 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X