erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчаның 1нче мәктәбендә макулатура җыйдылар

Уку елында көзен һәм язын макулатура җыялар. Көзен тапшырганнан соң күпме кәгазь җыйдык икән без?

15 кило! Бу үзебездән чыккан калдыклар гына. Контейнер, кибетләрдән катыргылар җыеп йөрмәдек. Ә мәктәпкә ничек алып барырга?

Машинадамы, әллә җәяүме? Малайларга: "Җәяү барабыз!" -- дидем. Кулыбызга пакетларны тотабыз да барабыз. Каплар авыр түгел. Бу хезмәтне малайлар үзләре аша кичерсеннәр дим. Әле моннан берничә ел элек кенә балалар макулатураны шау-гөр килеп җыялар, урам тутырып күтәреп баралар иде. Үзе бер күңелле иде. Кәгазь сорап, безнең редакциягә дә кереп чыгалар иде. Ә хәзер балаларның  кайберләре, кабатлап әйтәм, кайберләре! белми дә кала. Бу эшне әти-әниләр, машиналар башкара. Макулатураны мәктәпкә барып бала үзе тапшырса, алар бертөрле батырлык эшләгән кебек тоя үзләрен. Без аларны бу тойгылардан мәхрүм итмик.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мәктәптә макулатура җыю яхшы оештырылган. Кичә без 2нче яртыларда килгәндә зур машинага кәгазьләрне төиләр иде. Чөнки кәгазь җыюның соңгы көне иде. Зуррак класс малайлары төйи. Машина кәгазьләрне Казанга алып китә, диделәр.

Рәхмәт мәктәпкә ( директоры Эльмира Сафина), безне кәгазь җыярга өйрәткәнгә. Ә, тагын бер нәрсәгә игьтибар иттем: мәктәп бакчасында тулы тәртип, түтәлләр казылган, чирәмлекләр тырмаланган. Балаларга хезмәт тәрбиясе менә шушы инде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X