erid:2VtzquqpS7d
Арчаның "Ястребы" командасы финалда
Арча яңалыклары

Арчаның "Ястребы" командасы финалда

Арчаның "Ястребы" командасы "Алтын алка" республика турнирының финалына узды.

Кичә "Арча-Арена"  боз сараенда 2009-2010 нчы елгы малайлар хоккей командалары арасында "Алтын алка" турнирының республика финалы башлануын хәбәр иткән идек .

Безнең "Ястребы" командасы беренче көнне Кукмарадан килгән яшьтәшләрен 9:2 ,чистайларны 4:0 , бүген Мамадыш командасын 8:2 исәбе белән оттты. 

Иртәгә безнекеләр Казаннан кайткан көндәшләре белән Сочига юллама өчен көч сынашачак. Уен 10.30 башлана.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев