erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ашыгыч хәбәр: алдана күрмәгез!

Мин бер таныш укытучының сайтында бик тә кызыктыргыч хәбәргә тап булдым. Ышандырырлык җаваплар да бар. Менә нинди хәбәр ул!

*Всем привет,* 
Друзья делюсь очень важной новостью ! Сегодня хорошая знакомая скинула мне сайт возврата налога! 
Я перешла на него заполнила анкету, и там есть юрист который помог мне вывести 92.180 рублей на карту. 
Проверяйте тоже ,пока есть возможность получить деньги ! 
Я не кому не навязываю ,это не спам ( смотрите сами ! Просто решила поделиться что я смогла получить. 
Вот сайт http://realcomments.co.uk

Зур суммалар. Кызыктыра... Тиз генә байыйсы килә. Җитмәсе таныш укытучы сайтында. Ялган сөйләмәс. Откликлар да ышандырырлык. Сак эш итәрмен дим. Сынап карарга булдым. 270 мең сум акча исәпләделәр! Шәп бит! Юрист белән ике арада язмача сөйләшү башланды. Анкета тутырдык. Юрист хезмәтенә 450 сум акча күчерү моментына килеп җиттек. Артык зур сумма да түгел. Аны гына түләргә була. Иң мөһиме - карта мәгьлуматлары. Карта артындагы өч санга килеп җиттек. Ә аны теләсә кемгә әйтергә ярамый. Шулай да беренче санны язып карадым. Ә ул сан килеш калды. Югыйсә ул кечкенә генә йолдызчык-нокта булып язылырга тиеш иде. Менә шунда туктадым.

Һәм теге таныш укытучы белән сөйләштем. Алдана күрмә, мин биргән мәгьлумат түгел, диде ул.

Республиканың 5нче районара салым инспекциясенең бүлек җитәкчесе Мөнир Әмирович белән дә сөйләштек.

- Ялган! Мошенниклар! - диде ул. - Сораулар булган очракта 88002222222 телефонына шалтыратырга киңәш итәбез.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Алдана күрмәгез! Кызганыч, алданучылар күп булачак. Кабатлап әйтәбез. Карта артындагы өч санны беркемгә дә әйтергә ярамый. Язган очракта ул өч сан кечкенә йолдызчык-нокта булып языла.

Карта мәгьлуматларын тулысынча җибәрәсез икән инде, тиз генә картада булган акчагызны алыгыз һәм банкка барып, карта реквизитларыгызны алыштырыгыз.

Алданучылар булса, хәбәр итегез, башкалар да алданмасын, дибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X