erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Атна уртасында һава торышы үзгәрә

Җомга һәм шимбә көннәрендә һава температурасы +16 градустан югары күтәрелмәячәк.

Чәршәмбе көнне, 13 майда, республика территориясендә әле җылы көньяк-көнбатыш циклон хакимлек итәчәк. Һава торышы тотрыксыз характерда булачак: төнлә урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин, көндез салкын атмосфера фронты үзе белән яшенле яңгырлар алып киләчәк.

«Салкын атмосфера фронты республика территориясе аша узган вакытта көньяктан көчле җил исәчәк, яшен вакытында аның тизлеге урыны белән секундына 22 метрга кадәр җитәргә мөмкин», — дип искәртә метеорологлар. Төнлә һава температурасы +8.+13, көндез +19.+24 градус тәшкил итәчәк.

Пәнҗешәмбе көнне, 14 майда, Татарстан салкын атмосфера фронты артында циклонның тыл өлешендә калачак. Республикага төньяк-көнбатыштан салкын һава киләчәк, температура фоны түбәнәячәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Төнге сәгатьләрдә яңгыр, урыны белән яшенле яңгыр явачак, көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына — 16, яшен вакытында 21 метрга кадәр җитәчәк. Көндез атмосфера басымы интенсив рәвештә күтәрелә башлаячак, урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы +4.+9, көндез +12.+17 градус тәшкил итәчәк.

Синоптикларның башлангыч фаразларына караганда, җомга көнне, 15 майда һәм шимбә, 16 майда, республикада салкын һава торышы сакланачак, урыны белән бераз яңгыр явар дип көтелә. Төнлә һава температурасы +2.+7 градус тәшкил итсә, көндез термометрның терекөмеш баганасы +11.+16 градуска кадәр күтәреләчәк.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X