erid:2VtzquqpS7d
Һава торышы. Бүген, иртәгә һәм берсекөнгә.
Арча яңалыклары

Һава торышы. Бүген, иртәгә һәм берсекөнгә.

Эссенең чигенергә исәбе юк.

Синоптиклар фаразлавынча, бүген 27 июньдә алмашынучан болытлы һава. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, боз яварга мөмкин. Җилнең тизлеге 15-20 м/с кадәр үсәчәк. Һава температурасы төнлә 19-24, көндез 31-36 градуска кадәр күтәреләчәк. 
Дүшәмбе, 28 июньдә алмашынучан болытлы һава булачак. Шулай ук урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшен, боз явуы ихтимал. Төнлә һава 18-23 градус, көндез 31-36 градус эссе булачак.

Сишәмбе, 29 июньдә Татарстанда аномаль эссе һава торышы һәм яңгырлар, яшен, боз явуы, көчле җил булуы көтелә.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев