erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Авыл елап озатты

Бу көнне мин Казиле авылына аны-моны уйламыйча, йомыш белән генә төшкән идем.

Авыл урамында төркем-төркем кешеләр күренә, нәрсә булды  икән, дигән уй туктарга мәҗбүр итте. Бу авылның күп кешесен таныйм да.

– Резедабыз үлеп китте бит, шуны озатабыз, – диделәр. Барысы да кайгыда, бигрәк тә хатын-кызларның күзләрендә яшь.

Казиленең бер хатынны җиләк җыйган җирдә шөпшәме чаккан, бер атна аңында түгел икән, дигән хәбәрләр ишетелгән иде инде. “Андый хәлләр булгалап тора, монда да үтәр әле, шундый тап-таза хатын ниндидер бөҗәк чакканга гына бирешмәс, дип уйладык”, – диләр авыл кешеләре.

Әле бит берсеннән-берсе кечкенә ике балалары да бар, малайлары быел укырга керәчәк, кызларын әниләре Арчага бакчага йөрткән. Әнинең бигрәк тә кирәк чагы. Хәер, әниләрнең кирәкмәгән чагы бармы икән?

– Резеданы бөтен авыл яратты, ул үзе Балтачныкы. Бөтен кеше белән исәнләшер, ачылып сөйләшер иде, – ди Раян Нигъмәтҗанов. – Бик булган хатын иде, Арчада “Пятерочка” кибетендә эшләде, фатир да алган иде, әрәм булды...

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Бөтен авылыбыз өчен зур кайгы бу, – диде авыл мәктәбе укытучысы Лилия Нигъмәтҗанова.

Әкрен генә шушы фаҗига белән беткән вакыйгаларны яңартабыз. Резеда чыннан да бик тә тырыш хатын булган,  тормышны тартып баручы иде, диләр, гөмбә, җиләк җыярга да вакыт тапкан. Ә бу якларда табигать байлыклары мулдан, ул елгалар, ерганаклардагы җиләк быел  бигрәкләр дә уңды бит.

Бу көнне Резеда әнисе, апасы белән Казиле белән Күпербаш арасындагы ерганакка җиләк җыярга барган. Чиләген дә тутырган булган бугай инде. Берзаман ул: “Күзне нәрсәдер чакты!” – дип кычкырган һәм аңын югалтып егылган.

Телефоннан иренә шалтыратып бер-берсен табышканчы, Арчага хастаханәгә алып менгәнче, ярдәм күрсәтә башлаганчы шактый вакыт узган. Халык төрлечә сөйли, күзеннән 7 мм.лы ук алганнар, агу баш миенә киткән һ.б. Кемдер шөпшә, кемдер бал корты чаккан, ди. Резеда башка аңына килә алмаган инде...

(Дәвамы бар).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X