erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Авыл җирлекләрен үстерү өчен федераль бюджеттан биреләчәк 954 млн сум акчага тугыз чара планлаштырыла

Хәзерге вакытта программа чараларын гамәлгә ашыру план буенча һәм билгеләнгән график нигезендә бара.

Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында Татарстан Республикасына федераль бюджеттан 954 млн сум чамасы акча биреләчәк. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Быел «Татарстан Республикасының авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында  953,9 млн сум күләмендә федераль акчаларны җәлеп итеп, 9 чараны гамәлгә ашыру планлаштырылган. 18 инженерлык инфраструктурасы объектыннан 12 объектта эшләр башкарыла инде, ә 6 объектта әзерлек эшләре башланган.

 

Торак шартларын яхшырту чаралары кысаларында 137 торак йорт төзелә. Торак яллау шартнамәсе буенча бирелә торган 122 йорт 2020 елның 1 декабренә кадәр төзелеп бетәчәк. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында 132 проектны эшләтә башлау планлаштырыла, аларга социаль һәм инженерлык инфраструктурасы объектларын төзү, капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләү буенча, транспорт чаралары һәм җайланмалары сатып алу буенча 444 чара  кертелгән. 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков сүзләренә караганда, хәзерге вакытта программа чараларын гамәлгә ашыру план буенча һәм билгеләнгән график нигезендә бара, барлык максатчан күрсәткечләрне тулысынча үтәү планлаштырыла.

http://kukmor-rt.ru/news/ilklm-proekt-kysalarynda/avyl-irleklren-ster-chen-federal-byudzhettan-birelchk-954-mln-sum-akchaga-tugyz-chara-planlashtyryla

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X