erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Авылның ак әбие

Сара апаны 95 яшьлек юбилее белән котларга Хәсәншәех мәктәбе укучылары да килгән иде

 

– Сара апа, син бу кызларның әти-әниләрен дә укыткансыңдыр әле? – диде Апаз авыл җирлеге башлыгы Ренат Садыйков.

– Бик мөмкин, бик мөмкин, – диде ул елмаеп. – Күпләрне, бик күпләрне укыттым мин.

Сара апа Әхмәтова Балтач урта мәктәбен 1942 елда тәмамлый һәм туган авылы Хәсәншәехта укыта башлый. Яшь кызга кырыгар укучылы сыйныфларда ач-ялангач укучыларны укыту гына түгел, авылдагы башка бик күп эшләрне башкарырга да туры килә. Агитатор да була, клуб эшендә дә ярдәм итә, сугышчыларга җылы киемнәр дә җыялар. Үзләре дә барлы-юклы яшәгән авылдашларыннан танклар колоннасына, самолетлар эскадрильясына акча җыярга, авыр хәлдәге авылдашларына ярдәм итәргә кирәк була.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сара апа Готыф абый Әхмәтов белән гаилә корып биш бала үстерәләр. Готыф абый 1940 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлагач ук армия сафларына алына. Аңа Бөек Ватан сугышында беренче көннәреннән катнашырга туры килә, яралана, орден, медальләр белән бүләкләнә.

Готыф абый белән Сара апа бөтен гомерләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган кешеләр. Өч ул, ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Аларның барысы да югары белемле һәм үз эшләре буенча яхшы белгечләр. Марат Әхмәтов озак еллар Балтач районы җитәкчесе булып эшләде. Озак еллар Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры булды. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.

Район башлыгы Илшат Нуриев Сара апаны юбилее белән котлады, аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, “1941–1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел” медален, бүләкләр тапшырды.

Ильяс Фәттахов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X