erid:2VtzquqpS7d
Авыруның яңа очраклары кайчан кимиячәк?
Арча яңалыклары

Авыруның яңа очраклары кайчан кимиячәк?

Эксперт Covid-19 белән авыручылар санының үсеше кайчан тукталачагын әйтте

Бер тәүлектә ачыкланган коронавирус очраклары әле 2-3 атна дәвамында артачак, соңыннан вазгыять тотрыкланырга тиеш. Бу хакта «Лидер медицины» үзәге баш табибы, педиатр, инфекционист, вакцинолог Евгений Тимаковка сылтама белән ТАСС яза.

Аның мәгълүматлары буенча, октябрь ахырыннан гыйнвар ахырына кадәр авыру очраклары кимиячәк.

«Ике-өч атна дәвамында арту булачак, соңыннан бу тотрыкланачак. Октябрь ахырында тотрыкланырга тиеш, ә соңыннан әкренләп гыйнвар ахырына кадәр кимүгә таба барачак», — диде Тимаков.

Белгеч коронавирус инфекциясе тулысынча юкка чыкмаячак дип саный. Яңа очраклар алга таба да ачыкланачак, чөнки вирусның сезонлы булу-булмавы әлегә билгеле түгел.

Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/health/07-10-2020/ekspert-covid-19-bel-n-avyruchylar-sanyny-seshe-kaychan-tuktalachagyn-ytte-5776984

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре коронавирус

Нет комментариев