Реклама
Кирәк булачак: 300 грамм түш ите (тавык), 400 грамм черри помидоры, 500 грамм пекин кәбестәсе, 400 грамм татлы борыч, 200 грамм фета сыры, сохари, майонез, тоз-борыч.
Тавыкның түш итен калынрак телемнәргә турыйбыз да, «тавык ите өчен» дигән паприкалы тәмләткечтә әвәләп, табада ике ягын да кыздырабыз. Сохарины үзебез дә әзерләргә мөмкин: ипине шакмаклап турап, 15–20 минут дәвамында газ мичендә кыздырып алабыз. Пекин кәбестәсе, татлы борыч, кыздырылган тавык итен – озынча итеп, фета сырын – шакмаклап, черри помидорын яртылаш итеп турыйбыз. Барысын да тирән эчле савытка салып, тоз, борыч, майонез өстәп, болгатабыз. Сохарины табынга куяр алдыннан гына салатка өстибез.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз