erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Айрат Абдуллин һәм Илзирә Хәсәнова истәлегенә

Алар кечкенәдән көрәшә. Әнә, Ашытбаштан 8 сыйныф укучысы Рүзәл Фәйзрахманов көндәшен секундлар эчендә келәмгә салды. Көрәшне алып баручы тренер Фәнис Зарипов: “Чиста җиңү!” – дип бәяләде.

5 сыйныфта укыган вакытта: “Көрәшнең нәрсәсе ошый?” – дип сорагач, “Атуы!” – дип җавап биргән иде Рүзәл. Соңгы вакыттагы уңышлары турында сөйләшеп алдык.

“Актанышта республика ярышында 3нче урынны алдым”, – диде. Ә монысында – Шушмабашта үткән ярышта 50 кг.га кадәрле авырлыктагылар арасында беренчелек анда булды! Көндәше Шушмабаштан Раил Хәлиуллин белән хәйран тартышты. Икесе дә кызу егетләр. Вакытны бик сузасылары килми. Шалт-шолт, тиз генә алып саласылар. Әмма кемдер җиңәргә, кемдер җиңелергә тиеш. Раил 2нче урынга калды.

Кәче көрәшчеләре дә көчләре, “җиңәм!” дигән үҗәтлекләре белән аерылып тора. Россия чемпионы Дияз Вәлиәхмәтов, авыр үлчәүдәге Әмир Вәлиәхмәтов шундыйлардан. Әмир: “9нчы сыйныфта укыйм, – дип сөйләде. – 5 сыйныфтан көрәштә. Тренер Рәис Галиев һәр класска кереп, көрәшкә чакырып йөрде. Менә шуннан малайлар белән көрәш түгәрәгенә йөри башладык. Ошап китте...”. Әмир 70 кг.нан югары үлчәүдәгеләр арасында  1нче урынны алды. Дияз – 3нче урында.

Район күләмендәге көрәш ярышлары Шушмабаш мәктәбе спорт залында   2006–2007 елгы яшүсмерләр арасында барды. 40 көрәшче катнашты. Ярышлар 5 ел элек юл фаҗигасендә һәлак булган Айрат Абдуллин һәм аның сөйгән кызы Илзирә Хәсәнова истәлегенә үткәрелде. Әлеге чарага аларның якыннары да килгән иде. Айратның әнисе Фәридәнең игезәк сыңары Фәрит Абдуллин: “Айрат кечкенәдән үҗәтләнеп көрәшкә йөрде, – дип сөйләде. – Көрәштән елап кайтыр иде, икенче көнне сәгать 4тә тагын шыпырт кына көрәш түгәрәгенә чыгып китә. Менә шулай, тора-бара көрәшче булып китте. “1нче урын!” – дип кенә әйтер иде. Бүләкләре өелеп ята... Бабаларыбыз ягына тарткан. Арча Сабантуеның икенче көнендә иртән иртүк Казанга чыгып киткән җиреннән йөргән кызы Илзирә белән юл фаҗигасендә һәлак булдылар...”.

 Дуслары – Айратның сыйныфташы Раил Галимҗанов һәм 4 сыйныфтан бергә көрәшеп, хоккей уйнап үскән Рәдис Гәрәев: “Айрат  бөтен спорт төрендә дә катнашты, – дип сөйләделәр. – 1993 елгы. Үрнәк училищесында эретеп ябыштыручылыкка укыды. Төзелештә эшләде. Алар истәлегенә хоккей, футбол ярышлары оештырылды. Быел менә көрәш ярышы үткәрелә. Электрон челтәрләрдә безнең авыл төркеме бар. Менә шул төркемдә үзара хәбәрләшеп, ярышны үткәрү өчен акча да җыелды, егетләр белән бергәләп оештыру эшләре дә башкарылды”.

Әлеге истәлекле чараны ачу тантанасында Шушмабаш мәктәбе директоры Рәзилә Шәймәрданова, “Северный” хуҗалыгы җитәкчесе Илнар Мөхлисов, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Айрат Хәбиров, район көрәш федерациясе рәисе Ринат Алеев, мәрхүм Айратның әнисенең бертуганы Фәрит Абдуллин, мәрхүмә Илзирәнең әнисе Зөлфия Хәсәнова, дуслары Илназ Кәримов, Айрат Каюмов, Раил Галимҗанов һ.б. катнашты. Алар көрәшчеләрне сәламләп, уңышлар теләделәр. “Северный” хуҗалыгы җитәкчесе Илнар Мөхлисов республика ярышларында уңышка ирешкән Шушмабаш көрәшчеләренә бүләкләр тапшырды.

Көрәшне бер карый башласаң аерылып булмый. Мәйданга бил алышырга берсеннән-берсе оста малайлар чыга. Кайсы буе кыска һәм гәүдәгә җиңел булса да, үзеннән озын һәм зур авырлыктагы малай белән җан-фәрманга тартыша һәм сала да! Призлы урын да ала! Җиңүчеләргә һәм призлы урын алучыларга Мактау грамоталары һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Безгә бары тик уңышлар теләргә кала.

Җиңүчеләр

48 килограмм

1. Айтуган Хәбибрахманов (Шушмабаш, тренер Марат Сәләхов).

2. Шамил Шәймуллин (Лесхоз, тренер Илүс Әскәров).

3. Илназ Нуруллин (Яңа Кырлай, Марат Сәләхов). Раил Мусин (Утар Аты, Рәис Галиев).

52 килограмм

1. Рүзәл Фәйзрахманов (Ашытбаш, Марат Сәләхов).

2. Раил Хәлиуллин (Шушмабаш, Марат Сәләхов).

3. Азат Гыйләҗиев (Урта Курса, Марат Әхмәдиев), Булат Сөнгатуллин (Яңа Кырлай, Марат Сәләхов).

60 килограмм

1. Нияз Шакиров (Шушмабаш, Марат Сәләхов).

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

2. Надил Зыятов (Яңа Кырлай, Марат Сәләхов).

3. Инсаф Шиһабетдинов (Яңа Кенәр, Ирек Сафиуллин), Айзат Гайнетдинов (Түбән Мәтәскә, Илүс Әскәров)

65 килограмм

1. Таһир Кәримов (Шушмабаш, Марат Сәләхов).

2. Камил Бохаров (Урта Курса, Марат Әхмәдиев).

3. Рафаэль Ибраһимов (Шушмабаш, Марат Сәләхов), Дмитрий Трефилов (Иске Чүриле, Рәис Галиев).

70 килограмм

1. Рияз Шакирҗанов (Яңа Кенәр, Ирек Сафиуллин).

2. Ильяс Шакиров (Шушмабаш, Марат Сәләхов).

3. Хәлил Вәккасов (Яңа Кырлай, Марат Сәләхов), Фаил Вәлиев (Шушмабаш, Марат Сәләхов).

70 килограммнан  югары

1. Әмир Вәлиәхмәтов (Кәче, Рәис Галиев).

2. Булат Шакиров (6нчы мәктәп, Илшат Фазылҗанов).

3. Дияз Вәлиәхмәтов (Кәче, Рәис Галиев), Илназ Ровнейко (Шушмабаш, Марат Сәләхов).

Командалар

1. Шушмабаш (тренер Марат Сәләхов).

2. Яңа Кырлай (Марат Сәләхов).

3. Кәче (тренер Рәис Галиев).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X