erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Азмы, күпме – ярдәм

​​​​​​​Балаларга социаль, иртә срокта исәпкә баскан йөкле хатыннарга ай саен бирелә торган түләүләр, яшь гаиләләргә ярдәм...

Балаларга социаль, иртә срокта исәпкә баскан йөкле хатыннарга ай саен бирелә торган түләүләр, яшь гаиләләргә ярдәм...

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын-кыз депутатларының “Мәрхәмәт-Милосердие” берләшмәсе киңәйтелгән утырышы нигездә шул хакта булды. Ул “Бердәм Россия” партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә түгәрәк өстәл формасында үтте, турыдан-туры эфирда алып барылды. Шулай ук анда социаль контрактлар буенча да аңлатма бирелде.

Ташламалар буенча социаль закончалыктагы үзгәрешләр белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитеты рәисе Светлана Захарова таныштырды. Ул  бу елдан башлап ана капиталы күләме факттагы инфляция күләменә карап индексацияләнәчәген, аны нинди юнәлешләрдә файдаланырга мөмкинлеген билгеләп үтте. 2022 елда ана капиталы суммасы беренче балага 524,5 мең сум. Әгәр ана беренче балага ана капиталы алмаган булса, икенчесенә 693,1 мең сум, алган очракта 168,6 мең сум. Шулай ук Светлана Захарова сорауга җавап итеп ана капиталын балалар бакчасы өчен түләүгә дә кулланырга мөмкинлеге турында әйтте. Моның өчен балалар бакчасының тиешле лицензиясе булу кирәк.

Аннан тагын бер мөһим яңалык җиткерделәр: 2022 елдан күп кенә түләүләр элеккечә социаль яклау бүлеге түгел, ә пенсия фонды тарафыннан башкарылачак. Монда сүз балалы һәм күп балалы гаиләләргә бирелә торган  түләүләр турында бара.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Иртә срокта медицина учреждениеләренә исәпкә баскан йөкле хатыннар өчен дә үзгәрешләр бар. Элек ул бер тапкыр гына бирелә иде, хәзер  ай саен түләнәчәк. Йөкле хатын үзе яшәгән төбәктә хезмәткә яраклы гражданинга билгеләнгән яшәү минимумы күләменең яртысын алып барачак. Йөклелек алты айдан 12 айга кадәр срокта исәпкә басарга гына онытмаска кирәк. Айлык түләү исәпкә алынган көннән бала тапкан айга кадәр түләнә.

Авыр тормыш хәленнән чыгу юлы буларак, социаль контрактлар турында да сүз алып барылды. Бу хакта Татарстан Республикасының хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева аңлатып үтте. Дәүләт тарафыннан матди ярдәм алу өчен кеше үзе дә тырышырга тиеш. Эш табамы ул, шәхси ярдәмче хуҗалык, бизнес оештырамы, үзмәшгуль булып китәме –  аның эше. Ә социаль контракт төзү өчен социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Әгәр гражданин эш эзләргә булган икән, социаль контракт гамәлдә булган вакыт эчендә дәүләт аңа яшәү минимумы күләмендә акча түләп бара. Үзмәшгуль булып китәргә уйласа, 150 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме алырга була. Дөрес, бу юл белән ул барлык проблемаларын да чишми, әмма беренчел ярдәмне ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X