erid:2VtzquqpS7d
Бәйрәмдә дә эштә алар
Арча яңалыклары

Бәйрәмдә дә эштә алар

“Ак барс агрокомплексы” ширкәте сөт саву буенча иң алда бара. Яңа ел бәйрәмендә дә сынатмый алар. Ширкәт җитәкчесе Салават Әхмәдиев эштә өзеклек юк, һәркем үз урынында, ди.

Фәнзил Минсафин тракторы белән азык үзәгенә азык ташый, сөтнең артуы яки кимүе аның хезмәтенә бәйле. Фәнзил 15 яшендә комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән, аннан үзенә комбайн биргәннәр. Хәзер “Амкодор” тракторында эшли.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин район терлекчеләренең хезмәтен югары бәяли.


Нет комментариев