erid:2VtzquqpS7d
Бал кортлары агулануына юл куймый торган куркынычсыз технологияләрне актив кертүче белгечләр бүләкләнде
Арча яңалыклары

Бал кортлары агулануына юл куймый торган куркынычсыз технологияләрне актив кертүче белгечләр бүләкләнде

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы умарта кортлары серкәләндерә торган техник культураларны (рапс, шепкән, горчица һ.б.) игүдә бал кортлары агулануына юл куймый торган куркынычсыз технологияләрне актив керткән өчен бер төркем җитәкчеләрне һәм белгечләрне Рәхмәт хатлары белән бүләкләде

Бүләкләнүчеләр арасында безнең районның “Кырлай“  ширкәте баш агрономы Рәмис  Габдрахманов, “Игенче“ ширкәте баш агрономы Марат Вахитов, “Кырлай“ ширкәте җитәкчесе Илнар Гайнетдинов, “Венета“ ширкәте директоры Булат Исрафилов, “Яңарыш“ ширкәте баш агрономы Рамил Мөхәммәтшин, “Северный“ ширкәте җитәкчесе Илнар Мөхлисов, “Яңарыш“ ширкәте җитәкчесе Илгизәр Садыйков, “Венета“ ширкәте агрономы Айнур Сафин, “Игенче“ ширкәте җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең бүлек җитәкчесе Раил Шакирҗанов, “Северный“ ширкәте баш агрономы Ришат Шәрифуллин бар.

Киләсе елларда да шундый шатлыклы хәбәрләр генә ишетергә язсын!
 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев