erid:2VtzquqpS7d
Балалар бакчасы мөдире янап акча алуда шикләнелә
Арча яңалыклары

Балалар бакчасы мөдире янап акча алуда шикләнелә

Прокуратура Яр Чаллыдагы балалар бакчасы мөдиренең фотографтан балаларны фото һәм видеога төшергән өчен хезмәт хакының 20%ын тартып алуы турындагы мәгълүматны тикшерә башлады, дип хәбәр итте Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Элегрәк социаль челтәрләрдә фотографның балалар бакчасы директоры белән язышкан тексты пәйда булды. Биредә: "Бакчада эшләгәндә, бөтен мәсьәләләрне мөдир белән хәл итәләр", дип әйтелә һәм шунда ук фотографка тәкъдим ителә: "Процентны кертегез".

"Журналистлар мәгълүматларына караганда, Яр Чаллыда балалар бакчасы мөдире фотографтан аның хезмәт хакының 20% ын таләп иткән. Аның белән язышкан пост социаль челтәрләрдә барлыкка килгән. Балалар бакчасы номерын ир-ат яшергән. Чаллы прокуратурасы әлеге мәгълүматны тикшерүне оештырды", - диде Галиев.

 http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/balalar-bakchasy-mdire-yanap-akcha-aluda-shiklnel

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев