erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Балаларга 7 яшькә кадәр пособие түләнәчәк

Балаларга 7 яшькә кадәр пособие түләнәчәк. Дәүләт ярдәмен инде быелдан ук алырга мөмкин булачак.

 

 

Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юллама чыгышын демографик мәсьәләләрдән башлады. Шуларның берсе һәм күпләрне кызыксындыра торганы – Россиядә аз керемле гаиләләрдәге балаларга  7 яшь тулганчы пособие түләргә кирәк, дигән тәкъдиме.

Аның сүзләренчә, илнең киләчәге балалар туу мәсьәләсен хәл итүгә турыдан-туры бәйле. “Шуңа да 3 яшьтән 7 яшькә кадәр булган балаларга пособие түләүне кертергә тәкъдим итәм”, – диде В.Путин.

Президентның бу сүзләре 7 яшькәчә балалары булган аналар арасында тиз таралды. Бу пособиене кайчаннан алып булачагын, нинди документлар кирәклеген сорап шалтыратучылар да бар.

– Балама өч яшь тулды. Әмма әлегә балалар бакчасында урын да, эшкә чыгу өчен аны калдырып китәргә кешем дә юк. Бу пособие азмы-күпме файда булыр иде? Нинди гаиләләргә эләгә икән ул?

– Беренче балама өч яшь. Икенчесен алып кайттым. Әлегә олысын балалар бакчасына бирмичә торсам дигән идем. 7 яшькә кадәр пособие биреләсен ишеткәч сөендем. Тәртибен аңлатсагыз иде.

Менә шундый сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Президент мондый түләүләр кемгә биреләчәгенә дә ачыклык кертте. “Пособие керемнәре бер кешегә яшәү минимумыннан артып китмәгән гаиләләргә юнәлдерелә. Матди ярдәмне алу өчен рәсми керемнәр хакында белешмә һәм гариза бирү дә җитәчәк. Документлар тапшыруны мөмкин кадәр гадиләштерергә кирәк. Беренче этапта түләүләр яшәү минимумының яртысын тәшкил итәчәк. Без әлеге системаның ничек эшләвен бәяләячәкбез. Әгәр дә кайбер гаиләләрнең кереме яшәү минимумына тулмаса, икенче елдан алып, яшәү минимумы күләмендә түли башлаячакбыз”, – диде Владимир Путин.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Әгәр гаиләнең бер әгъзасына яшәү минимумыннан азрак керем туры килә икән, 3 яшьтән 7 яшькә кадәр балалар өчен ай саен пособие биреләчәк. Документларны 2020 елның 31 декабренә кадәр тапшырырга кирәк. Гариза бирү датасына карамастан, гаиләләр 2020 елның 1 гыйнварыннан башлап бөтен чор өчен түләү алачак. Ягъни, пособиеләр 2020 елның 1 гыйн-

варыннан алып исәпләнәчәк һәм түләнәчәк, – дип аңлаттылар безгә халыкны социаль яклау бүлегендә.

 

2020 елда түләү күләме бездә 4960 сум тәшкил итәчәк.

 

Әмма әлегә бу закон Россия Федерациясе дәрәҗәсендә эшләнү стадиясендә. Гражданнардан документлар ул кабул ителгәннән соң алыначак. Вакытын хәбәр итәрбез.

Гөлсинә Зәкиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X