erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Балаларның каникуллары озайтылды. 13 апрельдән дистанцион укуга күчәчәкләр

-- Безнең районда мәктәпләрдә укулар ничек була соң? Ник дәшмисез, -- дип шалтыраталар безгә.

Без бу турыда район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөлфия Ситдыйкова белән сөйләштек.

-- Мәктәпләрдә каникуллар 12 апрельгә кадәр дәвам итәчәк, -- дип сөйләде Зөлфия Илсуровна. -- 13 апрельдән балалар белән дистанцион укулар башланачак. Кайчанга кадәр дәвам итәр ул -- әлегә билгесез.

Сыйныф җитәкчеләре әти--әниләр белән ватсап аша элемтәдә тора. Башта коронавирустан ничек сакланырга, нәрсә ярый--ярамый -- шул турыда аңлаттылар, инструктаж үткәнгә кул куйдырдылар. 

Аннан дистанцион уку буенча өйдә техник мөмкинлекләр бармы -- шул турыда сораштыру үткәрделәр. Мәсәлән, компьютер, ноутбук, планшет, смартфоннар бармы, интернет челтәре эшлиме һ.б. 

Аннан дистанцион укуга мәктәп директоры исеменә гариза яздырдылар.

Хөрмәтле әти--әниләр, дистанцион укуга техник мөмкинлекләрне әзерләп куярга кирәк инде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әмма компьютеры, интернет челтәре булмаган гаиләләр дә бар бит.

Без бу сорауны Зөлфия Илсуровнага да бирдек.

-- Республиканың мәгариф һәм фән министры Рафис Борханов предприятие, оешма җитәкчеләренә, банкирларга, эшмәкәрләргә, гомумән, яхшы кешеләргә аз керемле гаиләләргә ярдәм итү мөрәҗәгате белән чыкты, -- дип сөйләде Зөлфия Илсуровна. -- Үз мәктәбегезгә кулланылган яки яңа компьютерлар, ноутбок, смартфон алып килегез. Кемнеңдер запаста мобиль телефон, монитор, клавиатура һ.б. техникалар булырга мөмкин. Алып килегез шуларны -- балаларга ярдәм итегез, диде министр. Һәм ул Арчада туган мәктәбенә республиканың юл хуҗалыгы министры белән 10 планшет бүләк итәргә вәгъдә итте. Без дә районның яхшы кешеләренә бу мәсьәләдә ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итәбез.

Бу мөрәҗәгатьне районның яхшы кешеләре ишетми калмас.

Ә бүген укытучылар балаларны дистанцион укытырга әзерләнәләр.

Күпчелек интернетта утыра башласа, электрон челтәрләрнең куәте җитәрме -- сөйләшү өчен монысы шулай ук җитди тема. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X