Кунаклар авыл хуҗалыгы тармагында тәҗрибә уртаклашуның мөһимлеген билгеләп үттеләр.
16 декабрьдә Арча районына Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Альберт Талипов эшлекле сәфәр белән килде. Кунакларны Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин озатып йөрде.
Сәфәр кысаларында делегация «Пионер» фермер хуҗалыгында булды. Биредә алар сарык үрчетү юнәлеше буенча эш барышы, хуҗалыкның тәҗрибәсе һәм нәтиҗәләре белән таныштылар.
Нет комментариев