erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

БДИ-2021 биремнәренә нинди үзгәрешләр кертелүе билгеле

Аеруча зур үзгәрешләр информатика буенча БДИда бар.

(Казан, 28 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаев киләсе елда БДИ һәм ТДИ биремнәренә нинди үзгәрешләр кертелүе турында сөйләде. Бу хакта ул онлайн-режимда узган Гомумроссия ата-аналар җыелышында хәбәр итте. 

«БДИ буенча бездә аерым предметларның кайбер биремнәрендә үзгәрешләр бар. Бу - рус теле, әдәбият һәм тарих» - диде Музаев.

Моннан тыш, аның сүзләренә караганда, биология буенча БДИ биремнәрен үтәү өчен вакыт арттырылган. «Анализ вакыт җитмәвен күрсәтте, чөнки соңгы елларда имтиханда катнашучылардан бик зур, җентекле җаваплар кирәк», — дип ачыклык кертте Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ул шулай ук информатика буенча БДИга аеруча мөһим үзгәрешләр кагылды, дип өстәде. «Яңа уку елында информатика буенча БДИ беренче тапкыр компьютер формасында узачак. Бу технология апробацияләнде», — диде Музаев.

Ул Төп дәүләт имтиханының күпчелек уку предметлары буенча имтихан модельләре камилләштерелгәнлеген әйтте. «Без контроль-үлчәү материалларының практик өлешен тугызынчы сыйныф укучыларының уку һәм мәгълүмати грамоталылыгын ачыклау сәләтен арттыруга юнәлтәбез», — дип аңлатты Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе.

Киләсе ел өчен БДИ һәм ТДИ контроль үлчәү материаллары проектлары белән Федераль педагогик үлчәү институты сайтында танышырга мөмкин.  Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/science/28-08-2020/bdi-2021-biremn-ren-nindi-zg-reshl-r-kertel-e-bilgele-5766964

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X