erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

БДИ вакыты җитә

Белемнең сыйфатын, бигрәк тә, мәктәптә укучының тырышлыгын бәяли бу имтиханнар. Хәзер аларга әзерлексез генә керү мөмкин түгел икәнлегенә тәмам аңладык. Татарстан Министрлар Кабинетында үткәрелгән Бердәм дәүләт имтиханнарына багышланган брифингта да сүз имтиханнарга әзерлек һәм быелгы үзгәрешләр турында барды.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов белдергәнчә, ел буе алган белемнәрне бергә туплап, барлык белгәнеңне имтиханнарда күрсәтергә кирәк булачак.  Әзерлек ел дәвамында алып барыла, шпаргалка алу гына ярдәм итмәячәк.

Чыгарылыш имтиханнарда быел 18611 кеше катнашырга гариза биргән. Шуларның 17113е – быелгы мәктәп укучылары, узган ел тәмамлаучылардан 1221кеше бар. 

Бердәм дәүләт имтиханына килсәк, үзгәрешләр күп түгел. Математика, биология, химия, чит телләр, информатика һәм компьютер технологияләре буенча үзгәрешләр юк.  Физика, астрофизикага бәйле биремнәрдә бәяләү баллары үзгәргән. Математика буенча имтихан бирүчеләр аны йә база, йә юнәлеш буенча гына тапшыра ала. Кабат бирү вакытында укучы гаризасында башка дәрәҗәне күрсәтә ала. Мәсәлән, ул юнәлеш буенча тапшыра алмаса, база өлешен бирә ала, яки киресенчә.  Алдагы елгы чыгарылыш сыйныф укучылары математиканы юнәлеш буенча гына бирә ала, чөнки аларның кулларында  урта белем турында документ бар инде. 

11 сыйныфлар имтиханнарны алданрак – 20 марттан, тугызынчылар 21 апрельдән тапшыра ала.  Төп имтиханнар 9 сыйныфлар өчен – 22 майдан, 11ләр өчен 25 майдан башлана. Өстәмә имтиханнар 4 сентябрьдән үткәреләчәк.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Алдан тапшырылачак имтиханнар өчен Казанда – ике һәм Чаллыдан бер имтихан кабул итү пункты оештырыла. Һәрбер аудиторияне Смотриегэ.ру порталыннан онлайн карап булачак. Кагыйдә буларак узган ел тәмамлаганнар һәм һөнәри  белем оешмаларында укучылар имтиханнарны алдан бирәчәк. Шулай ук билгеле сәбәпләр аркасында вакытында тапшыра алмаучылар да, имтиханнарны алдан бирә ала. Гомумән, 769 бала 14 гомумфән буенча алдан имтихан тапшырачак. Узган елгы чыгарылыш укучылары рус теле, юнәлеш буенча математика, җәмгыять белеме, биология, химия, физика һәм тарихтан кабат БДИ бирәчәк. 
Төп имтиханнар барлыгы 83 кабул итү пунктында тапшырылачак. Моның өчен барлыгы 6 мең ярым мөгаллим җәлеп ителәчәк. Иҗтимагый күзәтүләрдә вуз студентлары катнаша. Барлык имтиханнар да төбәкара һәм федераль дәрәҗәдә онлайн күзәтеләчәк. 

Мәктәпне тәмамлаучылар арасында җәмгыять белеме фәненә битараф булмаучылар күп. Министр Рафис Борһанов әлеге фәнне гуманитар фән дип кенә санамый. Балаларның кызыксынулары да юкка түгел, дип белдерә ул. Шулай ук БДИ өчен биологияне сайлаучылар арткан. Быел биологиядән имтихан тапшыру теләге белән 3389 кеше гариза биргән. Узган ел андыйлар 3163 укучы булган. “Бездә медицина вузлары, аерым университетларда биология факультетлары яхшы эшли. Илкүләм проектлар ярдәмендә лабораторияләргә кайтартылган яңа җиһазларда эшләргә теләүчеләр артуын күрәбез”, – диде Рафис Борһанов.

http://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/rkemne-z-imtikhany-bdi-vakyty-it

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X