erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бөек Ватан сугышы ветераны Гарәфетдин абыйга 95 яшь!

3 мартта район башлыгы Илшат Нуриев Бөек Ватан сугышы ветераны Гарәфетдин Зиннуровны 95 яшьлек юбилее белән котлады, бүләкләр тапшырды.

Гарәфетдин абый яздан көзгә кадәр туган авылы Күлтәстә, кышын Казан шәһәрендәге кызы Язилә белән яши.

Сугыш башлануы турындагы хәбәрне ул көтү көтеп кайтканда ишетә. Ир-атларны фронтка ала башлыйлар. Бар эш хатын-кызларга, малайларга кала. Җир сукалыйлар, уңыш та җыялар. Әтисе ачлыктан үлеп китә. Ул болай да авырый торган була, туйганчы ашый алмагач бөтенләй хәлсезләнә.

Аны 16 яшендә десантчылар мәктәбенә укырга җибәрәләр. Парашют белән чираттагы сикерүдә ул кулын имгәтә, аңа десантчы булып сугышырга насыйп булмый.

1944 елда аны пулеметчылар әзерләү курсына җибәрәләр. 1945 елдан 1949 елга кадәр НКВД частьларында хезмәт итә. Туган ягына кайткач колхозда эшли, авылдашы Рәйсә белән гаилә коралар. Ике малай, бер кыз үстерәләр.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Соңрак Гарәфетдин Зиннуров колхозда умартачы булып эшли. 1976,1987 елларда районның иң яхшы умартачысы исеменә лаек була.

Гарәфетдин абый район электр челтәрендә электрчы булып эшләгән елларын да искә алды. “Казанбашта эшли идек, мин багана башына мендем. Бер хезмәттәшем шуннан соңгы баганага менеп чыбыкны ычкындырган, минем багананы шул чыбык кына тотып торган, ауды да китте бу. Багана астында калсам бетәсе булганмын инде, бәхеткә, ян белән туры килгәнмен. Шулай да оча сөяге  ватылган, башка җәрәхәтләр алган идем. Баш табиб Кувин кереп карады да: “Мондый очракларда исән калу ихтималы 1 процент кына, менә син шул процентка эләккәнсең”, – диде.

Гарәфетдин абый апрель аенда туган авылына кайтырга җыена. Район башлыгы да 9 майда шунда очрашырбыз, диде.

Район башлыгы Илшат Нуриев Арча шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Госман ага Габдрәхимовны да туган көне белән котлап бүләк тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X