erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Белдерүләрне теләсә кая ябыштырмагыз!

Проблема гади түгел

– Нинди хәл ул: теләсә кайда белдерү ябыштыралар. Автобус тукталышларын матурладылар, чүп контейнерлары тирәсен яңартып торалар. Киләләр дә теләсә кая белдерү ябыштыралар. Соңыннан кубарып та алмыйлар. Ул белдерүләр яртылаш ертылып, җилфердәп, тирә-юньне ямьсезләп торалар. Тәртип булырга тиештер бит инде?! – дип редакциягә мөрәҗәгать иттеләр.

Без бу мәсьәләгә ачыклык кертү өчен район хакимиятенең административ комиссиясенең баш белгече Илдар Нотфуллин һәм Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Йосыпов белән сөйләштек.

– Белдерүләр махсус белдерү такталарына гына урнаштырылырга тиеш, – дип аңлатты Ленар Йосыпов. – Теләсә кая: автобус тукталышларына, баганаларга, күп фатирлы йорт ишекләренә, подъезд стеналарына белдерүләр ябыштырырга ярамый. Тәртип бозучылар эшен без административ комиссия утырышларында да карап торабыз. Аларны тәртипкә чакырып, кисәтүләр белдерелә, штрафлар салына.

Административ комиссиянең баш белгече Илдар Нотфуллин:

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Татарстан Республикасының Административ хокук бозулар турындагы кодексының 3.6 маддәсе нигезендә белдерүләрне тиешсез урыннарга ябыштырган, урнаштырган өчен физик затларга 2 мең сумнан 3500 сумга кадәр штраф салына. Урындагы кешеләргә – 15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумнан 500 мең сумга кадәр штраф салына. Әгәр дә бер ел эчендә бу хәл кабатлана икән – физик затларга 3500 сумнан 5000 сумга кадәр штраф, урындагы затларга 30 меңнән 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 500 меңнән 1000000 сумга кадәр штраф каралган. Зур рекламалар урамнарга район башкарма комитеты рөхсәте белән урнаштырыла.

Ә бездән теләк шул: районда белдерүләр урнаштыру өчен махсус белдерү такталары җитәрлек күләмдә булсын һәм белдерүләр теләсә кая ябыштырылмасын иде. Сүз уңаеннан шуны да әйтик, белдерүләр бирү өчен  газета, журналлар, радио, телевидение, электрон челтәрләр эшләп тора.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X