erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

"Бердәм сыйныф серләре" бәйгесе узды

​​​​​​​26 февральдә районда “Бердәм сыйныф серләре” бәйгесенең район этабы узды.

Ул мәктәп һәм әти-әниләр комитетлары белән үзара хезмәттәшлек итү тәҗрибәсен җәелдерү максатында үткәрелде. Бәйгедә катнашкан 31 әти-әниләр комитеты арасыннан гран-прига жюри Арчаның 6нчы мәктәбенең 5В сыйныфын лаек дип таба. Балалар әле быелгы уку елында гына бер сыйныфка берләшеп укый башлаган. Шуңа да карамастан, алар бердәм сыйныфның нинди булуын үз үрнәкләрендә күрсәтә алган. Бәйгедә сыйныф җитәкчесе һәм әти-әниләр белән бергә катнаша алар.

“Әлеге җиңү – ул тулы бер команда җиңүе, – дип шатлыгы белән уртаклашты 6нчы мәктәпнең 5В сыйныфы җитәкчесе, инглиз теле укытучысы Алсу Хәбибуллина. – Безнең сыйныфның әти-әниләре ачык, актив кешеләр. Нинди генә чара үткәрсәк тә, алар һәрвакыт, вакыт табып, ярдәмгә килергә әзер торалар. Ә сәгатьләр буе барган әзерләнүләр безне тагын да берләштерде. Сыйныфтагы балалар да максатчан, тырыш, актив, ярдәмчел. Әле 5нче генә сыйныфта укысалар да, еш кына киләчәккә планнары белән уртаклашалар. Һәрвакыт яңалыкка омтылалар, тормышка үз карашлары бар. Бердәм сыйныф серләре инде күптән билгеледер. Тик дөнья бер урында тормый, тормышыбызга яңалык килеп кергән саен, кешеләр дә үзгәрә. Ләкин бала гына үзгәрми. Ул ачык, самими. Бала, әти-әни, сыйныф җитәкчесе алтын өчпочмакны тәшкил итә. Анда барлык яклар да тигез һәм һәркемнең үз урыны бар”.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Алсу Хәбибуллина сыйныфындагы һәр бала турында яратып, горурланып сөйли. Шулай булмаса, җиңүгә ирешә дә алмаган булырлар иде. 15 ел мәктәптә эшләү дәверендә сыйныф җитәкчесе булып тормаган еллары бармак белән генә санарлык аның. Әбисе һәм әнисе юлыннан укытучы булып киткән Алсу Рамил кызы балалар белән дә, әти-әниләр белән дә бердәм булып эшли. Бердәм сыйныф серләрен сыйныф җитәкчесе кадәр тагын кем белә икән?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X