Киңәшләр.
Соңгы вакытта “Беспилотная опасность” һәм “Ракетная опасность” режимнары кертелә башлады. Бу режимнар кертелгәндә нишләргә? Без бу сорау белән “Арча муниципаль районының гражданнарны яклау идарәсе” җитәкчесе Гөлнар Шәриповага мөрәҗәгать иттек.
- Гөлнар Рәшитовна, “Беспилотная опасность” һәм “Ракетная опасность” режимнары кертелгәндә нишләргә кирәклеге турында аңлатып үтсәгез иде.
- “Ракетная опасновсть” сиганылын алганда каушап калкыймыча, тиз арада тиешле инструкция буенча эш итәргә кирәк. Хәбәр сиреналар аша килергә мөмкин. Шулай ук безнең районда да хәбәр итү өчен сиреналар кушыла. Бу турыда башка чыганаклар аша – телевидение, радио, СМС, Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кушымтасында puch-хәбәрләр яки мессенджерларда рәсми хәбәрләр аша белә аласыз.
- Сигнал килгән вакытта кайда булуың әһәмиятлеме?
- -Төп гамәлләр сигнал алган вакытта сезнең кайда булуыгызга бәйле. Әгәр дә өйдә булсагыз, тәрәзә янына килмәгез һәм балконга чыкмагыз.
- Өйдә калыргамы?
- Подвалга, аскы катларга яки җир асты ышыгына төшәргә кирәк.
- Подвал булмаса нишләргә?
- Әгәр дә подвал юк икән, тоташ стеналы тәрәзәсез бүлмәгә – коридорга, ванна, киемнәр бүлмәсенә, бәдрәфкә керә аласыз. Стена янындагы идәнгә утырырга кирәк.
- Газ, су, электр бар бит әле...
- -Газны, суны ябыгыз, электрны сүндерегез.
- Үзең белән нәрсәләр алырга?
- Үзегез белән документларны, телефон, батарея белән эшли торган радио, фонарь, су, аптечка һәм башка кирәк әйберләрне алырга.
- Йортта лифт булса, аннан файдаланыргамы?
- Юк, лифтка утырмаска, электр өзелсә, туктап калачаксыз.
- Урамда булган очракта нишләргә?
- Тизрәк ышык урынга барырга. Якындагы бинага, җир асты кичүенә, паркингка, подвалга керегез.
- Ә якында ышык урыннар булмаса?
- -Якында ышык урынннар булмаса, җиргә ятарга, башны куллар белән капларга, бетон корылмалар артына, канау, чокырга яшеренегез.
- -Нәрсәләрдән ерак торырга?
- Витриналардан, тукталган машиналардан, киосклардан, тукталышлардан ераграк торырга.
- Әгәр дә машинада, транспортта булсаң.
- Автомобильне туктатыгыз. Җәмәгать транспортында булсагыз, йөртүчесеннән туктатуны сорагыз. Машинадан, тарнспорттан чыгып, якындагы ышык урыннарга – подвалга, биналарның аскы катларына, җир асты кичүләренә, паркингларга, су үткәргеч торбалар янына һәм башка ясалма ышык урыннарга барырга.
- Әгәр ышык урын булмаса...
- Машина, транспорт яныннан китегез дә түбәнлеккә, канауга, бетон койма артына ятыгыз.
- Эштә, җәмәгать урынында булганда ничек сакланырга?
- -Әгәр дә эш урынында булсагыз, куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре яки администрация күрсәтмәләрен үтәргә. Түбән катка яки подвалга төшәргә.
- Хезмәтне калдырырга ярамаган эш тә булырга мөмкин.
- - Эшне калдырырга ярамаса, ул вакытта эш урынныда иң куркынычсыз урынны сайлагыз – тәрәзә яныннан китегез, стена калынрак урынга барыгыз.
- Сигналны ишеткәч, нәрсә эшләргә ярамый?
- “Ракетная опасность” сигналына битараф калырга ярамый. Алда әйтеп үткән кагыйдәләрне үтәргә. Урамга чыкмаска. Куркыныч беткәне турында хәбәр ителгәннән соң ышыктан чыгарга ашыкмагыз. Кимендә 20-30 минут көтегез. Шикле әйберләр табылса, кичекмәстән “112” телефонына шалтыратыгыз.
- Мондый вакытта кирәк-яраклар тутырылган “Тревожный чемоданчик”ны алдан әзерләп куярга кушалар. Аңа ниләр керә?
- “Тревожный чемоданчик”ка документлар, дарулар, азык-төлек, су, җылы киемнәр, элемтә чаралары һ.б. кирәкле әйберләр тутырыла. Сигнал булган очракта нишләргә кирәклеге турында гаилә әгъзалары белән алдан сөйләшеп куярга. Рәсми чыганакларны күзәтеп барырга. Телефонда Россия МЧСы кушымтасын урнаштырырга.
- Безнең Арча турында да саклану чаралары турында берничә сүз.
- Безнең Арча шәһәрендә күп фатирлы йортларның подваллары әзер. Аларның күбесендә кодлы йозаклар. Йортның җаваплы кешеләре подвалның ачкычларының кайда икәнен һәм йозакның кодларын беләләр. ”Идарәче компания” ышыклану урыннарының торышын игътибарда тота.
Нет комментариев