Реклама
Чери торган чүпне ташламагыз, чертеп, бакчага черемә ясагыз, дип язып чыккач, шалтыратып, киңәшләрен әйтүчеләр булды.
Шалтыратучы үзен Мәрзыя дип таныштырды. Ул болай дип сөйләде.
-- Без турыпочмаклы формады озынча итеп җир казыйбыз да, чүпне шунда салабыз. Аннан күмеп куябыз. Рәттән шулай эшлибез. Безнең җир башкаларныкына караганда биегрәк тә, сыйфатлы да. Нинди хәл инде ул чери торган бакча чүбен ташлау?! Яши белмиләр...
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз