erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Без сезне онытмадык!

Әңгәмәдәш – район хатын-кызлар советы рәисе Альмира Гатауллина.

– Альмира ханым, районда Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан бик зур эзләнү эшләре бара.

– Республикада “Сугыш хатын-кыз өчен түгел” дигән проект старт алды. Бер киңәшмәдә республиканың Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Мәрхәмәтлек” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова сугышта катнашкан һәм сугыш чорында эшләгән хатын-кызларны барларга, исәннәренә ихтирам-хөрмәт күрсәтергә чакырды. Бу илкүләм проектларның берсе булып тора. Безнең районда да эш алып барыла. Моңа мәктәпләр дә кушылды. Балалар, әти-әниләр, укытучылар, китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре үзләренең якыннары, авылдашлары турында яздылар, янәшәгә фотоларын да куйдылар. Тылда эшләгән ветераннар турында 484 портфолио тупланды. Әле эш дәвам итә.

– Сугышта катнашкан хатын-кызларны ачыклау – шулай ук бик тә әһәмиятле эш булып тора.

– Районнан сугышта катнашкан хатын-кызларның саны төгәл генә юк. Район хакимияте белән киңәштек тә, без бу санны ачыклау эшенә керештек. Безнең районнан сугышта 28 мең кеше катнашкан. Зур исемлектән хатын-кызларны барлау үтә дә озак һәм авыр эш икәнен аңладык. Бу хезмәткә район мәдәният идарәсе хезмәткәрләре кушылды. Китапханәчеләр, сәнгать мәктәбе, музей хезмәткәрләре һ.б. эзләнү эшләре белән мәшгуль. Без – аерым бер төркем – Арча шәһәре хатын-кызлар советы җитәкчесе Валентина Гаранина, “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәре Альбина Тәхәвиева һәм мин район хәрби комиссариатында эзләнү эшләре алып барабыз. Күмәк көч белән Арча районыннан сугышта катнашкан 324 хатын-кыз билгеле булды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Авыр һәм бик тә дулкынландыргыч хезмәт башкаргансыз.

Сакланган документларга 80 еллап вакыт үткән. Кайберләрен бөтенләй танып булмый. Әмма район хәрби комиссариаты эшне тәртип белән алып барган. Кыенлыклар күп. Мәсәлән, бар шундый очраклар, кызлар бер фамилия белән сугышка киткән, икенче фамилия белән (кияүгә чыккан) кайткан. Бер үк кеше сугышка ике тапкыр китәргә мөмкин. Ә ул ике кеше булып исәпкә алынган. Кайбер язмаларны бу ир кешеме, әллә хатын-кызмы икән, дип тә баш ватып утырасың. Төбәк-Чокырча, Яңасала, Яңа Кенәр авылларыннан, Курса, Чүриле якларыннан сугышта катнашкан хатын-кызлар шактый. Хәрби комиссариатта сугышка китәргә сорап язылган хатлар да сакланган. Бигрәк тә укытучылар язган ул хатларны. Аларны укысаң елыйсылар килә... Әле безнең эзләнү эшләре тукталмады. Ул дәвам итә.

– Игелекле хезмәтегезгә рәхмәт. Уңышлар сезгә!

Румия Саттарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X