Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Бүген Арчада донорлар кан бирә

    Иртәнге сәгать 8 дә башланды.

    Арча поликлиникасында оештырылды ул. Янәшә ике ишек. Берсеннән поликлиникага керәсең, икенчесеннән -- донорлар кан бирергә керә. Ишегенә язып куелган. Урамда салкында чират көтеп, туңып тормыйсың. Эчтә җылыда  кан бирергә чират торып керделәр. Арча педагогика көллияте, Арча агросәнәгать көллиятендә укучы яшьләр, урта яшьтәгеләр, пенсионерлар да -- кем кан бирергә тели - бар да шунда иде. Кеше күп. Беренче тапкыр килүчеләр дә, хәтта санын белмәүчеләр дә бар иде.

    - Ни өчен кан бирәсез? - дип соргач:

    - Башкаларга игелек эшлисе килде.

    Реклама

    -- Үзем өчен, - диючеләр дә булды.

    Аларга афәрин, исән-сау булсыннар дип телибез.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: