erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бүген Арчаның 3нче мәктәбе директоры Люция Рәшит кызы Фатыйхова вафат

Гаиләсе һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

1978 елгы Кәчедә туып-үскән Люция Рәшитовна 2015 елның мартында Арча Загсы мөдирлегеннән Арчаның 3нче мәктәбенә җитәкче булып килде. Ул коллективта һәм районда ихтирам казанды. Күп тапкырлар Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

-- Бик әйбәт кеше иде, -- дип сөйли 3нче мәктәпнең завучы Алсу Фәрхәтовна. -- Таләпчән һәм шул ук вакытта теләсә кайсы темага сөйләшеп була иде.    Заманында Казанда балалар йортында, Арча районында мировой суд канцеляриесендә, опека һәм попечительлек секторы баш белгече, балигь булмаган балалар белән эшләүче комиссиядә эшләде. Ике бала әнисе. Олы кызы студент. Кечесе балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек бүлегендә тәрбияләнә.

Арча педагогика көллиятендә укыган. Аннан институтта белем алган. Белгечлеге -- "Филилогия: немец теле".

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

   Каты авырудан вафат булды. 12 июльдә 43 яшь тулган булыр иде... Гаиләсе, коллективы һәм район өчен зур югалту. Урыны оҗмах түрләрендә булсын.

Әле кайчан гына килендәше Арчаның 2нче мәктәбе татар теле укытучысы Лилия Әмир кызы Фатыйхова белән хушлашкан идек. Сүзебез дога булып барып ирешсен...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X