Реклама
Бүген бөтен Арча купкан. Кечесеннән олысына кадәр чаңгыда.
Бүген Росиядә чаңгы эзе көне. Арча стадионына җыелдылар. Район башлыгы Илшат Нуриев та килгән иде. Ул чаңгычыларны сәламләп, уңышлар, исәнлек-саулык теләде.
Чагычыларның иң яшенә 4 яшь булса, иң олысына Ягьфәр Шәмиевка 82 яшь иде. Шау итеп торды стадион. "Арча" спорт комплексы егетләре һәм кызлары оештырып йөрде. Баш судья Фәнис Мөхәммәтшин булды. Һәркемнең кәефе шәп иде.
Тулырак итеп район газетасында язарбыз.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз