erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бичура кемнәргә ияләшә?

Үз гомерендә бер генә тапкыр булса да һәр адәм баласының йоклаганда "бастырылу" дигән халәт белән очрашканы бардыр.

Күз алдыгызга китерегез: кинәт кенә уянып китәсез һәм алдыгызда кара кеше шәүләсе торганын күрәсез яки бүлмәдә кемнеңдер аяк тавышларын ишетәсез. Барысы да өндәге кебек, шулвакыт өстегезгә кара шәүлә иелә, күкрәгегезгә баса, бугазыгыздан буа башлый. Ә сез бармагыгызны да селкетә алмыйча ятасыз... Гади халык бу хәлне бастырылу дип йөртә. «Бичура басты» ди. Галимнәр әлеге халәтнең нидән килеп чыгуын фән күзлегеннән аңлатырга тырыша.

Психиатрлар мондый күренешләрне күптәннән өйрәнә, ә гади халык аны йорт иясенең “шаяртуы” дип аңлата. Бичура яратмаган кешесенә шундый этлек эшли, имеш. Хәзер белгечләр бу күренешнең асылын бераз аңлый башлады. Гәрчә, күпләр өчен бу барыбер табышмак булып калcа да. Галимнәр фикеренчә, кеше уяна, тик гәүдәсе һәм баш мие берникадәр вакытка йокыдан уянып җитә алмый. Баш мие уянмаганга күрә, тән мускуллары эшләми. Шушы халәт аркасында ике күренеш барлыкка килә: кеше йокы һәм чынбарлык арасында паралич хәлендә калып, куркыныч кара кеше шәүләсе күрә яки бүлмәдә кемнеңдер йөргән тавышын ишетә. Йокылы паралич вакытында кешенең ни өчен кара төстәге кеше шәүләсе күрүен табиблар әлегә кадәр аңлата алмыйлар. Ә неврологик чирләрдән интегүчеләр мондый хәлдә еш кала икән.
Йокылы параличны күпләр мистикага саный. Алар фикеренчә, йокылы паралич вакытында ниндидер затлар килеп кешенең энергиясен суыра. Мондый халәттән котылып булмый диярлек. Стресслар, күңелсезлекләрдән сакланырга тырышып, сәламәт яшәү рәвеше алып барсаң да мондый җәфадан арына алмыйсың.
Сеченев исемендәге Беренче Мәскәү дәүләт медицина университетының 1нче клиник дәваханәсенең сомнология кабинеты җитәкчесе Александр Пальман сүзләренә караганда, йокылы паралич - күңелсез хәл, тик нигездә кешегә зыян китерми. Параличның асылы – тиз йокы фазасында. Йоклаганда кешенең мускуллары мөмкин кадәр йомшара (физиологик паралич), кеше имгәнмәсен дип, табигать шулай җайлаган. Сулыш алу да диафрагма хисабына гына эшли. Кайчагында физиологик паралич вакытында өзеклек килеп чыга. “Кеше уянып китә һәм хәрәкәтләнә алмый. Сулыш алудагы проблемалар баш миендә күңелсез тойгылар уята. Моның организмга куркынычы юк, тик кеше бик нык курка. "Иң мөһиме – каушамаска, тынычланырга тырышырга кирәк. Йокылы параличтан үлмиләр. Бу инсультның яки башка авыруларның башлангычы да түгел”, - ди ул.

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=28415

hramputi.ru сайтыннан

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/donja/Bichura-kemn-rg-iyal-sh-160093/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X