Реклама
Арча районында янып киткән машинасын сүндергәндә хуҗасы пешкән. Бу хакта юл-транспорт һәлакәтендә катнашучылар хәбәр итте.
Кичә төнлә Зур Бирәзә авылында Җиңү урамында «Лада» янып киткән. Янгын машинаны тулысынча колачлап алган.
Машина йөртүче автомобильне мөстәкыйль рәвештә сүндерергә керешкән. Янгынны сүндергәдә 25 яшьлек ир икенче һәм өченче дәрәҗә тән җәрәхәте алган.
Зыян күрүчене Арча хастаханәсенә дәваланырга салганнар.
Машинага ут кабу сәбәбе әлегә билгеләнмәгән.
Татар-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз