erid:2VtzquqpS7d
Биш елга исәпләнгән "Безнең ишегалды" республика программасы
Арча яңалыклары

Биш елга исәпләнгән "Безнең ишегалды" республика программасы

8 млрд сум бүлеп бирелгән бу программа нигезендә агымдагы елда Татарстанда 1084 ишегалды төзекләндереләчәк

"Безнең ишегалды" программасының тулысынча үтәләчәге турында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә сөйләде.

Юлларны, тротуарларны ремонтлау, урамнарны яктырту, эскәмияләр һәм чүп савытларын кую, каты коммуналь калдыклар өчен мәйданчыклар ясау, балалар мәйданчыкларына җиһазлар урнаштыру, өлешчә яшелландерү - программа кысаларында эшләргә планнаштырган эшләр.

Биш еллык программаны гамәлгә ашыру өчен 50 млрд сум каралган.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев