erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бүләкләр хуҗаларына тапшырылды

Катнаш һәм от

“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте оештырган “Язылган өчен санаторийга юллама, кар чистарткыч, телевизор һәм башка бүләкләр” акциясе тәмамланды һәм февраль башында бүләкләр уйнатылды. Узган елның октябреннән башланган акциягә быелгы елның беренче яртыеллыгына бер газетага һәм бер журналга язылган һәркем катнаша ала иде. Бүләк уйнату язылу турындагы квитанцияләр җибәрүчеләр арасында оештырылды.

Арча районыннан өч кеше бүләккә ия булу бәхетенә иреште. Акциядә уйнатылган 16 бүләкнең өчесе безнең районга кайтты. Кар чистарткыч, смартфон һәм инструментлар җыелмасы инде хуҗаларына тапшырылды.

Иң зур бүләк кар чистарткыч отучы Рәфыйковлар гаиләсе Байкалда яшиләр. Абдуллаҗан абый белән Венера апа уллары Рәшит тәрбиясендә гомер итә. “Олыгайган көннәрендә булышам дип әти-әни янында яшим. Өй тирәсендә эш күп, аларга гел ярдәм кирәк”, – диде Рәшит Рәфыйков. “Арча хәбәрләре” газетасын ел саен яздыра алар. Шулай ук башлангыч сыйныфта укучы оныклары өчен “Сабантуй” журналын да алдыра башлаганнар.

Акция турында ишеткәч, бәхетләрен сынап катнашып карыйлар. Чөнки 2020 елда редакциябез оештырган лотереяда Рәшит абый электрогриль откан була. Уңышлы кеше булып чыга ул, бу юлы әнә нинди зур бүләк ота.

Рәфыйковлар гаиләсе бүләкне “ТАТМЕДИА” җәмгыятенә барып алды. Җәмгыятьнең генераль директоры Шамил Садыйков җиңүчеләргә кар чистарткычны үзе тапшырды. “Без бу бәйгене ун елдан артык уздырабыз. Укучылар саны да, катнашучылар саны да кимеми. Республика газеталарын бөтен Россия укый. Красноярск крае, Свердловск өлкәсе, Чувашия, Башкортстан, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан да катнашучылар бар”, – дигән ул “Татар-информ” хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Безне исә Арча районыннан җиңүчеләрнең һәр елда да булып торуы куандыра. Алар өчен без дә ихлас куанабыз. Иске Иябашта яшәүче Рәмзия Рәхимова һәм Кызылъярда гомер итүче Лилия Нурмөхәммәтовага бүләкләрне газетабызның баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин тапшырды. Узган атнада булган “Барлык кыйммәтләрнең таҗы – гаилә” фестиваленең гала-концертында район Мәдәният йорты сәхнәсендә алды алар бүләкләрен.  

Рәмзия Рәхимова яңа телефонлы булды. Яңа Кырлай мәктәбендә укытучы хезмәтен башкаручы райондашыбыз “Арча хәбәрләре”, “Мәгариф”, “Ирек мәйданы”, “Ялкын”, “Сөембикә”, “Көмеш кыңгырау”, “Гаилә һәм мәктәп” газета-журналларына һәрдаим язылып, алардагы язмалар белән танышып бара. “Газеталар килүгә, беренче чиратта район яңалыклары белән танышып, “Арча хәбәрләре”н укыйм. Укытучы өчен бар яңалыкны белеп тору кирәк, шуңа да газета-журналларны күп яздырам. Кулга тотып газета уку бөтенләй башка инде, гаджетлар заманасы булса да”, – диде Рәмзия ханым. Бүләкләр уйнатуда катнашырга аны әнисе этәрә. Күңеле сизгәндәй, бу юлы бәхет елмаер, менә күрерсең, дип кат-кат үгетли кызын Әминә апа. Бәхет чынлап та елмая Рәмзия Рәхимовага. Мондый бәйгеләрдә катнашырга ул барлык райондашларны чакыра.

Инструментлар җыелмасын отучы Лилия Нурмөхәммәтова “Кызыл Яр” ширкәтендә терлекче булып эшли. Балалар һәм оныкларының куанычын күреп, тормыш иптәше белән матур гомер итәләр. Бүләк уйнатуларда еш катнашса да, бүләк отуы беренче тапкыр була Лилия ханымның. “Шәһри Казан” газетасына, “Сөембикә” журналын алдыра. “Инструментлар җыелмасы булса да, яңасына ирем сөенде. Монысы үзгәрәк, заманчарак, диде ул”, – дип, сөенече белән уртаклашты райондашыбыз.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X