erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бу көнне көткән идек!

Кичә районыбыз терлекчеләре зур җиңүгә иреште - район тарихында беренче тапкыр көнлек сөт савуны 200 тоннага җиткерделәр. ​​​​​​​

Берничә көн элек кенә үткән киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов хуҗалык җитәкчеләренә: “Егетләр, 200 тоннага чыгар өчен дүрт тонна гына калды, тырышыйк!” – дигән иде.

Моннан өч ел элек “Вамин”нан калган хуҗалыклар базасында ун яңа хуҗалык төзелде. Бик таушалган хәлдән күтәрә башларга туры килде аларга терлекчелекне. Әле ул чорда тәүлеклек савымны бу күләмгә җиткерү матур хыял кебек кенә иде.

Соңгы елларда хуҗалыкларда нәсел эшенә, терлек азыгы әзерләүгә ныклы игътибар бирелә башлады. Бозауларга, таналарга караш тамырдан үзгәрде. Җитәкчеләр, белгечләр белән алдынгы тәҗрибәне өйрәнү җайга салынды. Алар Россия төбәкләренә генә түгел, чит илләргә дә барып кайттылар. Семинарлар, укулар оештыруның да файдасы зур.

Бер генә мисал. “Яңарыш” хуҗалыгында яңа инвесторлар эшли башлады. Бер елда биредә сөт җитештерү ике тапкыр артты. Терлекчелектә “Көтүлек белән идарә итү” программасы урнаштырылды. Әлеге программага барлык терлек кертелгән. Анда көнлек саву, каплату, бозау алу, тәүлеклек үсеш күренә. Бу программа белгечкә эш итү өчен көнлек йөкләмә чыгарып бирә.

Әлеге хуҗалык хәзерге вакытта яңа сыерлар комплексына нигез сала.

“Северный” хуҗалыгында да быел шушы программа урнаштырылды. Хәзер барлык терлекләрне шушы программага кертү бара.

Ике хуҗалыкта да терлекләрне рационда каралганча ашатуны контрольдә тоту программасы эшли.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Игенче” ширкәтендә сыерларны физиологик хәленә карап төркемнәргә аердылар. Шулай ук таналарны дөрес итеп тәрбияләп көтүлеккә кертү нәтиҗәсендә тәүлеклек савымны 24 тоннага җиткерделәр. Узган ел 18 тонна иде, үсеш 133 процент.

Бу яуланган җиңү  бездә әле  мөмкинлекләрнең зур булуын күрсәтә. Киләчәктә безнең өчен зуррак саннар да хыялда гына калмас!

 

 

 

“Ак барс” агрокомплексы”ның Курса-Почмак фермасы савымчылары сулдан уңга Лилия Шәрәфетдинова, Гөлфия  Шәрәфетдинова, Миләүшә Гатауллина, Рәшидә Гасыймова, Розалия Сибгатуллина, Роза Нәҗмиева, Наилә Рамазанова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X