erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бу йортта сугыш ветераны Шакир абый яшәгән

Ә бу чишмәне Шакир абыйның хатыны Хава апа хөрмәтенә улы Даниял Фәсәхиев ясата.

Күптән түгел кызы Рузилә апа Хөснетдинова редакциягә кереп чыккан иде. Әтисе турында кызыклы хатирәләре белән уртаклашты ул.

Бүген без аларга Түбән Мәтәскәгә барып  килдек. Озак сөйләшеп утырдык. Бер гыйбрәтле хәлне генә сөйлибез.

Әтиләре авылда гомер буе тегермәнче булып эшли.

Сугышка киткәнче ул Т.Гыйззәтнең "Чаткылар" спектаклендә бер аяксыз егет ролен уйный. Хәтта агач аяк та ясый. Армиягә киткәндә агач аякны чормага ыргытып калдыра. Кайткач, спетакльдә уйнармын дип.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Армиядән сугышка керә. Сугышта яраланып, бер аяксыз кала.

- Чорма әтинең агач аяклары белән тулды, - дип сөйләде Рузилә апа. - Әмма ул аларны кия генә алмады. Алар бик авыр, җайсыз иде. Әти 54 яшендә үлде. Авыл халкы бик ихтирам итте үзен. Бер аяксыз булса да, бөтен эшне дэ эшли иде.

Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хэжэр апа тугел,Хава апа.Хава чишмэсе бит

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик кызганыч хэллэрне укырга туры килэ сеэ нишлэп бердэ больницага мэрэжэгать итмэдегезмени минем этиемдэ тездэн тубэн аягын ампутировать иттелэр без 2 елга бер тапкыр протез аяклар ясаттык

      Теги: Арча хәбәрләре