Һава температурасы +22..+27 градус тәшкил итәчәк
1 августта Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, кайбер урыннарда яшенле яңгыр һәм боз явуы да ихтимал. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Көндез төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә җил исә, урыны белән аның тизлеге 15-18 метрга җитәргә мөмкин.
Һава температурасы +22..+27 градус тәшкил итәчәк.
Нет комментариев