erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бәяләр артырмы, яки май аеннан Россиядә нинди үзгәрешләр көтелә?

Владимир Путинның май бәйрәмнәрен тоташтан бәйрәм көннәре дип игълан итү - бер хәл генә. Бу айда безнең Бөек җиңүнең 76 еллыгы да көтә әле. Гадәттә, бу көннәрдә ветераннарны зурлыйлар. Быел да алар өстәмә акча алачак.

Акчалы яллар

Гадәти тормыштан безне аерып торган иң зур үзгәреш, әлбәттә, майның 1сеннән алып 10сына кадәр ял итүебез белән бәйле. Әлегә балалар бакчалары, мәктәпләр, башка учреждениеләрнең ничек ял итәчәге яки эшләве билгеле түгел, әмма указ инде бар. Иң сөендергәне - әлеге яллар "с сохранением заработной платы" булачак. ягъни ял итәбез, шуның өчен акча да алачакбыз әле. Владимир Путинның әлеге указы коронавирус инфекциясе таратуны киметү һәм гражданнарның сәламәтлеген ныгыту максатыннан кабул ителде.

Ковидка ике тест

1 майдан Россиягә керүче барлык гражданнар Ковид-19га өстәмә тест тапшырырга тиеш булачак. Роспотребнадзор таләпләре буенча, өстәмә тестны илгә кергәч тә биш көн дәвамында тапшырырга кирәк булачак. Ике тест арасындагы аерма бер тәүлектән дә артмаска тиеш.

Ветераннарга өстәмә акча

Бөек Ватан сугышы ветераннары пенсияләренә өстәмә  рәвештә 10 мең сум күләмендә акча алачак. Россиянең Пенсия фонды хәбәрләренә караганда, әлеге мөмкинлеккә 33,2 меңләп сугышта катнашкан россияле ия. Димәк, сугыш кырларында үзен аямыйча сугышкан өлкәннәребез дә шул кадәр генә калып бара дигән сүз...

Өлкән яшьтәгеләргә нишләргә?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Өлкән яшьтәге хезмәткәрләргә читтән торып (өеннән) эшләү тәкъдим характерында гына кала. Сүз 65 яшьтән өлкәнрәкләрнең "удаленка"да эшләү турындагы таләбе турында бара. Моңарчы таләп иде, майдан исә тәкъдим-киңәш характерында гына калачак.

Тагын ГЛОНАСС

31 майдан балаларны йөртүче автобуслар ГЛОНАСС спутник навигациясе аппаратурасы белән җиһазландырылган булырга тиеш. Шулай итеп, Ространснадзор андый транспорт чараларының хәрәкәт итүе турында хәбәр алып торачак.

Шикәр һәм аңа бәяләр

31 майда шикәргә бәяләрне бер күләмдә тоту һәм киметү турындагы килешү вакыты чыга. Әлеге килешү узган елның декабрендә шикәргә һәм башка товарларга бәяләрне арттырмау максатыннан төзелгән иде. Алга таба ничек булыр - күз күрер...

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/may-aennan-rossiyad-nindi-zgreshlr-kertel

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча районы Арча хәбәрләре

2
X